Актаныш муниципаль районында техниканы саклауга куюны оештыру буенча конкурс нәтиҗәләре

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә Актаныш районында авыл хуҗалыгы формированиеләре арасында авыл хуҗалыгы техникасын озак вакытлы саклауга кую һәм ремонт процессын оештыру буенча машина-трактор паркларында эшне иң яхшы оештыруга конкурс үткәрелде. Соңгы елларда техник потенциалны яңарту дәрәҗәсе сизелерлек кимегән, шуңа күрә аларга сакчыл караш мәсьәләләре беренче чиратлы әһәмияткә ия. Районның барлыгы 8 хуҗалыгы тикшерелде. Авыл хуҗалыгы техникасының гидравлик өлешен һәм комбайннарның электр системасын саклау үзенчәлекләренә аерым игътибар бирелде.

«Казан дәүләт аграр университеты» ЮББ ФДБМУ проректоры Н.Н.Хәмидуллин, Актаныш муниципаль районы буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Н.А.Сәлимгәрәев һәм Актаныш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе И.М.Хәкимов составындагы комиссия конкурска йомгак ясады.

«Әнәк» АФ ҖЧҖ, «Башак» ҖЧҖ, «Чишмә» ҖЧҖ, Нур Баян исемендәге ҖЧҖ, «Тамыр» ҖЧҖ, «Ташкын»ҖЧҖ яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Күп хуҗалыкларда чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасын ремонтлау-торгызу эшләре төгәлләнгән инде. Барлык хуҗалыклар да ашлык һәм азык җыю машиналарын ремонтлау белән мәшгуль.

Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International