Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенә яңа җитәкче тәкъдим итү

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең яңа җитәкчесе Альберт Борһановны тәкъдим итте. Тиешле боерыкка ТР Премьер-министры Алексей Песошин тарафыннан имзаланган.

«2022 елның 5 декабреннән Борһанов Альберт Шамил улын Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләренең техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы вазыйфасына билгеләргә», — диелә документта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International