Үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау кешеләрнең гомерен, сәламәтлеген һәм мөлкәтен, әйләнә-тирә мохитне саклау өчен куркынычсызлык тәэмин итү буенча төп чараларның берсе булып тора.
Агымдагы елның ноябрь аенда Теләче муниципаль районында 134 берәмлек техникага карата шундый үткәрелде. Тикшерү барышында үзйөрешле машиналарның техник торышы, медицина аптечкаларының һәм янгын сүндергечләрнең булуы тикшерелде, теркәү документлары белән номерлы агрегатлар каралды. Нәтиҗәдә техник тикшерү узу турында таныклыклар бирелде.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.