Кышкы чор җитү сәбәпле, гражданнарның кар чаналарын теркәү кагыйдәләре турында мөрәҗәгатьләре ешайды. Теркәү Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен дәүләт теркәвенә алу кагыйдәләрен раслау турында» 21.09.2020 ел, № 1507 карары нигезендә үткәрелә. Исәпкә куелганда кирәкле документлар исемлеге «Үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен дәүләт теркәвенә алу кагыйдәләрен раслау турында» 21.09.2020 ел, № 1507 Россия Федерациясе Хөкүмәте карарының 6 пунктында китерелгән.
Физик затлар өчен теркәлү документлары исемлеге:
- хуҗаның шәхесен раслаучы документ (паспорт);
- тапшыру-кабул итү акты белән сату-алу килешүе;
- үзйөрешле машинаны милеккә тапшыру турындагы тамгасы булган үзйөрешле машина паспорты (электрон паспорт өземтәсе);
- ОСАГО полисы (ПСМ нигезендә 20 км/сәг тизлек белән тәгәрмәчле техника өчен);
- техникага тәңгәллек сертификаты (яңа техника өчен);
- дәүләт пошлинасы;
- үзйөрешле машинаны теркәү турында гариза.
Үзйөрешле техниканы теркәү һәм кирәкле документлар һәм гамәлләр исемлеген төгәлләштерү өчен дәүләт техник күзәтчелек бүлегенә бер төбәк чикләрендә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Законда билгеләнгән срокта – милекчелек хокукы күчкән вакыттан башлап 10 көнлек чорда теркәлмәгән өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.22 статьясының 1 өлешендә гражданнарга бер мең биш йөз сумнан башлап ике мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга ике мең сумнан башлап өч мең биш йөз сумга кадәр; юридик затларга биш мең сумнан башлап ун мең сумга кадәр административ штраф салу каралган.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.