Алабуга муниципаль районының «ПОЛИМАТИЗ» АҖ үзйөрешле машиналарга техник караулар уздырылды

2022 елның 2 декабре, җомга

Ел саен үткәрелә торган техник тикшерү графигы буенча Алабуга муниципаль районының «ПОЛИМАТИЗ» АҖ оешмасында үзйөрешле машиналарга һәм махсус техникага техник тикшерү үткәрелде. Әлеге оешмадан 6 берәмлек техника күрсәтелде.

Техник карау барышында номер агрегатларының тәкъдим ителгән техниканың теркәү документларына туры килүе, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларының булуы, янгын сүндергечләр, медицина аптечкалары һәм авария билгеләре булуы, шулай ук ут приборларының, тормоз һәм руль системаларының төзеклеге, техник сыеклыкларның агып төшкән урыннары булу-булмавына игътибар бирелде.

Шулай ук «ПОЛИМАТИЗ» АҖ хезмәткәрләре белән юл хәрәкәте иминлеге турында профилактик әңгәмә дә уздырылды.

Нәтиҗәләр буенча техник карау узу турында 6 таныклык бирелде.

Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International