Чирмешән муниципаль районында ЮХИДИ белән берлектә үзйөрешле техникага рейд уздырылды

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Районда, Чирмешән районы ЮХИДИ бүлеге белән берлектә, үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләүне тикшерү буенча рейд үткәрелде. Рейд барышында биш берәмлек техника тикшерелде.

Теркәү документлары, техник тикшерү узу турында таныклык һәм тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы тикшерелде.

Радик Нәзиров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International