Лениногорск нефть техникумында юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чараларын йөртүчеләр өчен сынау узды

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Лениногорск нефть техникумы юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чараларын йөртүчеләрне укытып чыгарды. ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы И.Н.Галимов укучылардан имтихан кабул итте. Имтиханның теоретик өлеше учреждениенең уку кабинетында узды, биредә курсантлар имтихан билетларын махсус программа белән җиһазландырылган компьютерларда  хәл иттеләр. Практик өлештә имтихан бирүчеләрнең кардан һәм сазлыктан йөри торган транспортны йөртү күнекмәләре тикшерелде.

Барлык 12 курсант та имтиханнарын уңышлы тапшырды. Тиздән алар А1 категорияле тракторчы-машинист таныклыкларын алачаклар.

Илнур Галимов – бүлек җитәкчесе – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск ш. һәм Лениногорск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International