«Диаз» өйрәнү-җитештерү предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте автомәктәбе базасында «В,С, Д» категориясе буенча үзйөрешле техника йөртү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен сынауга 19 кеше кертелде. Шулардан сынауның теоретик өлешендә, практик өлешен дә 18 укучы уңышлы тапшырды.
Имтиханнарны уңышлы тапшыручылар әлеге категорияләрдәге тракторчы-машинист таныклыкларын алачаклар.
Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.