Чүпрәле муниципаль районының «Фламинго» ҖЧҖ үзйөрешле машиналарга техник күзәтү үткәрелде. Барлыгы 8 берәмлек техника тәкъдим ителде, шуларның 2 берәмлеге – махсус техника – аерым мәйданчыкта тәкъдим ителде.
Тикшерү барышында яктырту приборларына, арткы йөреш сигналларына, борылыш сигналларына, утлы маякчыкларның, тормоз системаларының, руль идарәсенең төзеклегенә аерым игътибар бирелде, чөнки махсус техника, һава торышына карап, тәүлек әйләнәсе эш өчен әзер булып торырга тиеш. Механизаторларның үзләренә беркетелгән махсус техникада эшләү өчен рөхсәтләре бар. Үзйөрешле 7 машина техник карауны узды, бер техник тикшерү акты төзелде.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.