Авыл җирлекләре башлыкларына яңа тракторлардан ачкычлар тапшыру тантанасы

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Район башлыгы Айрат Җиһаншин тантаналы рәвештә авыл җирлекләре башлыкларына яңа трактор ачкычларын тапшырды.

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының авыл җирлекләренә грантлар бирү конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында – Апас районының дүрт авыл җирлеге – Югары Акхуҗа, Зур Күккүз, Табар Черкене һәм Болын-Балыкчы.

Район башлыгы Айрат Җиһаншин авыл җирлекләре башлыкларын җиңүләре белән котлады һәм эшләрендә уңышлар теләде. Билгеләнгән тракторчылар тракторларга утырып эшкә киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International