АСК оешмалары арасында конкурс алдыннан техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонт сезонына әзерләү буенча Теләче муниципаль районы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә техниканы кышкы чорда саклауга кую буенча максатчан эш алып барыла. Моның өчен барлык авыл хуҗалыгы техникасы кырлардан машина парклары территориясенә китерелә, алга таба чаралар комплексы үткәрелә, аларны махсус бүлеп бирелгән мәйданчыкларда яки ябык биналарда саклауга куялар.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге белән берлектә, эшнең сыйфатын тикшереп торалар.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.