Мөслим муниципаль районында авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалары балансында торучы үзйөрешле машиналарга һәм арбаларга ел саен уздырыла торган тикшерү дәвам итә

2022 елның 25 ноябре, җомга

Бүген, расланган график буенча, «Мөслим инженерлык челтәрләре» ҖЧҖдә һәм «БИО» МУП техниканың әзерлеге тикшерелде.

Белгечләр һәм механизаторлар әлеге тикшерүгә җаваплылык белән караганнар. Тикшерү югары дәрәҗәдә узды.

Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International