Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсендә, узган пәнҗешәмбедә, Кама буе «Союз-Агро» РПК оешмасында кышкы чорда үзйөрешле машиналарны саклауны оештыру буенча гамәли семинар үткәрелде.
Тикшерү барышында машина-трактор паркының торышына, дәүләт стандарты таләпләренә туры китереп, авыл хуҗалыгы техникасын саклауга куюга, аны озак саклауга кую эшләренең үтәлешенә һәм сыйфатына игътибар бирелде.
Альберт Гатауллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге башлыгы.