Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге тарафыннан Кече Чынлы, Яңа Әлмәле, Зур Чынлы, Иске Кәкерле, Марс авыл җирлекләре башкарма комитетлары өчен теркәлгән техникага техник карау үткәрелде. Барлыгы 5 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде, барысы да техник карауны уңышлы уздылар.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.