«УЧЕБНЫЙ ЦЕНТР 24» өстәмә һөнәри белем бирү хосусый мәгариф учреждениесе автомәктәбе базасында чәршәмбе көнне «АI,В,С,Д,Е» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды.
Укучылар «АI,В,С,Д,Е» категорияле автотранспорт чараларын йөртүче» һөнәри белем бирү программасы буенча әзерлек уздылар.
Тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен сынауга 14 кеше кертелде. Аларның теоретик өлешен – 10, практик өлешен шулай ук 10 кеше уңышлы тапшырды. Сынауны уңышлы тапшырганнар әлеге категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак.
Кабат имтихан кимендә 7 көннән соң булачак.
Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.