Сарман аграр көллиятендә элек имтихан биреп, аны тапшыра алмаучылар арасында «BCE» категорияле тракторчы-машинист таныклыгына кабат имтиханнар узды. Сынауга барлыгы 20 студент кертелгән иде, шуларның 11 килде. Сынауны 2 студент уңышлы тапшырды, алар якын арада тракторчы-машинист таныклыкларын алачак.
7 көннән соң имтиханны яңадан биреп карау мөмкин булачак.
Альберт Сәлахов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.