«Гарант» ИКК ҖЧҖ оешмасында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт инженер-инспекторы Мөхәммәтҗанов Р.М. тарафыннан, РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 12 июлендәге «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы 796 номерлы карары нигезендә, «АI, AII, AIII, B, C, D, E» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.
Үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына теоретик һәм гамәли имтиханнарны уңышлы тапшыручыларга тракторчы-машинист таныклыклары биреләчәк.
Руслан М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.