«Балык Бистәсе агротехника техникумы» ДАҺББУ базасында «А1», «В», «С», «Д» категорияләрендә тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды. Махсус җиһазландырылган компьютер сыйныфында имтиханның теоретик өлеше үткәрелде. Практик өлеш трактородромда узды.
Имтиханны уңышлы тапшыручылар якын көннәрдә тракторчы-машинист таныклыклары алачак. Кабат имтихан кимендә 7 көннән соң булачак.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.