Питрәч муниципаль районында «ДРСУ» ҖЧҖдә техник караулар үткәрелде. Оешма Питрәч муниципаль районының юл-төзелеш, ремонт эшләре һәм юл инфраструктурасын кардан чистарту белән шөгыльләнә.
Әзерлек сызыгына 11 берәмлек техника куелган иде. Техник тикшерүнең иң мөһим максаты – үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны куркынычсыз файдалануны тәэмин итү, кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген, мөлкәтне саклау, әйләнә-тирә мохитне саклау, моның өчен һәрбер берәмлек сыйфатлы итеп эшкә әзерләнергә тиеш, ә бу техниканы файдалану махсус әзерлеге булган хезмәткәрләргә йөкләнергә тиеш.
Техник карау вакытында түбәндәгеләр тикшерелде:
- машиналарның техник торышының куркынычсызлык таләпләренә туры килүе (тормозларның, руль идарәсенең, ут приборларының, тавыш сигналының төзеклелеге, комплектлану дәрәҗәсе);
- медицина аптечкасы, яктылык чагылдыра торган жилетлар, ут сүндергеч, авария тукталышы билгесе булу-булмавы;
- агрегат маркасының, дәүләт теркәү билгесенең, номерларның теркәү турындагы таныклыкта язылган белешмәләргә туры килүе;
- тракторчының әлеге категориядә аңа беркетелгән машина белән идарә итүгә рөхсәт бирә торган билге белән таныклыгы булу-булмавы.
Техник тикшерү уздыру нәтиҗәләре буенча 2 техник тикшерү акты төзелде. Тикшерү уздыру таләпләренә туры килә торган техникага техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк.
Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.