Расланган график нигезендә Менделеевск муниципаль районында юридик затларга карый торган тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздырыла.
Бүген техник тикшерү «Аммоний» акционерлык җәмгыятендә узды. Милекче 10 берәмлек техниканы әзерләп куйган иде. Автогрейдерларның, тракторларның, төягечләрнең, экскаваторларның теркәү документларына туры килү-килмәве, тракторчы-машинист таныклыклары, медицина аптечкалары, янгын сүндергечләр, авария тукталышы билгеләре булу-булмавы тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча милекчегә техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк.
Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча профилактик әңгәмә дә үткәрелде.
Илдар Газизуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.