Бүген Лениногорск политехник көллиятендә А1 категорияле моточараларны йөртүчеләргә укыган укучылар арасында имтиханнар булып узды. Сынау тапшыручыларның техника белән куркынычсыз эш итү белемнәре тикшерелде.
Имтиханга 3 кандидат килде һәм имтиханның теоретик һәм практик өлешен уңышлы тапшырдылар. Тиздән алар А1 категорияле тракторчы-машинист таныклыкларын алачаклар.
Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск муниципаль районы буенча бүлек җитәкчесе – баш дәүләт инженер-инспекторы.