Арча муниципаль районында семинар-киңәшмә узды

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Арча муниципаль районында түбәндәге мәсьәләләр буенча семинар-киңәшмә узды: 

- көзге-кышкы чорда авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм ремонтлауны оештыру; 

- 2023 елда булачак уңышны формалаштыру буенча чаралар комплексы булдыру; 

- Арча муниципаль районының «АФ Ватан» ҖЧҖ базасында йомгак ясау. 

Әлеге чарада Арча муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, Арча районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең баш инженерлары һәм баш агрономнары катнашты.

ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлеге башлыгы Габделхак Касыймов семинарда катнашучыларга 2022 елда үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен техник тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр итте, транспорт чараларының техник торышы һәм эксплуатациясе өчен җаваплы вазыйфаи затларның административ һәм җинаять җаваплылыгы белән таныштырды. 2022 елда Татарстан Республикасы буенча транспорт катнашында булган юл һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары буенча мисаллар китерелде.

 

Габделхак Касыймов – бүлек җитәкчесе – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International