Россиякүләм салым диктантын уздыру

2022 елның 18 ноябре, җомга

Федераль салым хезмәте 2022 елның 15-20 ноябрендә «Безнең салымнар – балаларның лаеклы киләчәге» дигән Россиякүләм салым диктантын үткәрә, ул салым белемнәренә карата кызыксыну уятырга һәм салым турындагы белем дәрәҗәсенең хакыйкый торышын билгеләргә тиеш.

Диктант https://www.ranepa.ru/nauka/diktant/ мәйданчыгында «Приоритет 2030» стратегик академик лидерлык программасы кысаларында онлайн-форматта уза. Катнашучы диктант үткәрелгән көннәрдә 30 сорауга 60 минут эчендә җавап бирергә тиеш булачак.

Диктантта катнашучылар югары нәтиҗәләр күрсәткән электрон исемле сертификатлар – дипломнар, ә иң яхшылары – диплом, Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар кеременә салым салу» видеокурсын бушлай узу һәм вакыйга битендә үз фотосурәтләрен күрү мөмкинлегенә ия булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International