Менделеевск муниципаль районында физик затларга караган тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник тикшерү уздырылды.
Бүген техник тикшерү Менделеевск шәһәрендә узды, анда хуҗалар үз техникаларын әзерләп, тикшерүгә тәкъдим иттеләр. Үзйөрешле машиналарның техник торышы, теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелде. Юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
Техник карап чыгуны уңышлы үткәннәргә техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Илдар Газизуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.