Кайбыч муниципаль районында тракторларны теркәү

2022 елның 18 ноябре, җомга

Үзйөрешле техника хуҗаларының гаризалары нигезендә, узган атнада, теркәү өчен номер агрегатларының тәңгәл килү предметы буенча үзйөрешле машиналарга карата күчмә тикшерү уздырылды.

«Ермолаев А.В.» КФХ теркәү өчен ике берәмлек техника тәкъдим итте (Беларус-82.1 һәм Махтоn-927 төягече).

М-12 автоюлын төзүдә катнаша торган «Инвесткапитал» ТК» ҖЧҖ, «РСК» ҖЧҖ һәм «КСДОР» ҖЧҖ оешмалары теркәү өчен дүрт берәмлек техника тәкъдим иттеләр.

Михаил Серебряков – ТР Кайбыч муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International