Мамадыш муниципаль районында, узган пәнҗешәмбедә, ЮХИДИ белән берлектә, үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләүне тикшерү буенча рейд үткәрелде. Рейд барышында уннан артык техника тикшерелде, бер берәмлеге кагыйдәләрне бозып эксплуатацияләнә иде, нәтиҗәдә әлеге техника механизаторына административ беркетмә төзелде.
Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.