Буа «ДОСААФ» мәктәбендә имтиханнар булып узды

2022 елның 18 ноябре, җомга

«ДОСААФ»ның Буа филиалы мәктәбендә, мототранспорт чаралары йөртүчеләрне әзерләү курслары тәмамланганнан соң, узган пәнҗешәмбедә «AI» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алуга чираттагы имтиханнар булып узды.

 Җиһазланган уку кабинетында имтиханның теоретик өлеше үткәрелде, анда 7 кеше катнашты, шуларның 5се сынауны уңышлы тапшырды.

Практик өлештә мотовездеход белән идарә итү күнекмәләре күрсәтелде. Әлеге максатлар өчен махсус рәвештә мототехникадан файдалану буенча чынбарлык шартларын имитацияләнгән модульле мәйданчык җиһазландырылды, монда барлык 5 катнашучы да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Аларга тракторчы-машинист таныклыклары биреләчәк.

Кабат имтихан кимендә 7 көннән соң булачак.

Евгений Разбитнов – бүлек башлыгы, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International