Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан 2022 елга расланган күчмә кабул итү графигы нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков гражданнарны шәхсән кабул итте.
Районның мөрәҗәгать иткән кешеләренә үзйөрешле машиналарны теркәү, тракторчы-машинист таныклыгын алыштыруга бәйле мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирелде.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.