«ТР Балтач муниципаль районы хуҗалык-эксплуатация хезмәте» МБУ үзйөрешле машиналарга ел саен үткәрелә торган техник карау уздырылды

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

«ТР Балтач муниципаль районы хуҗалык-эксплуатация хезмәте» МБУ үзйөрешле машиналарга ел саен үткәрелә торган техник карау уздырылды. Үзйөрешле машиналарга техник тикшерү уздырган вакытта аларның тышкы кыяфәтенә, техник торышына, теркәү документлары булу-булмавына, тракторчы-машинист таныклыкларына, дәүләт теркәү билгесенә, машиналардагы номер агрегатларының документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килү-килмәвенә, шулай ук аптечка, янгын сүндергеч җайланма, аварияле тукталыш тамгасы булу-булмавына махсус игътибар бирелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча тапшырылган техника техник тикшерү уздыру кагыйдәләре таләпләренә туры килә иде.

Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International