Актаныш муниципаль районында үзйөрешле техниканы саклауга кую мәсьәләсе буенча киңәшмә булып узды

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсендә агросәнәгать комплексы предприятиеләренең баш инженерлары белән киңәшмә узды. Анда техник потенциалны саклауны оештыру һәм авыл хуҗалыгы машиналарын исәптән төшергәндә таләпләрне үтәү мәсьәләләре каралды. Күп санлы авыл хуҗалыгы кораллары җыелмасының тузган булуын исәпкә алып, алга таба куллануның җитешсезлеге һәм максатчанлыгы мәсьәләләренә җентекләп тукталырга киңәш ителә.

Шулай ук һәр хуҗалыкта авыл хуҗалыгы машиналарын саклау эшләренең сыйфаты буенча җентекле анализ ясалды. Соңгы атнада «Нигез» ҖЧҖ хуҗалыгында ремонт производствосы һәм техниканы саклау буенча гамәли семинар үткәрелде.

И.М.Хәкимов – ТР Актаныш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International