Әлки муниципаль районына яңа үзйөрешле техника килде

2022 елның 15 ноябре, сишәмбе

Әлки муниципаль районының «Красный Восток» агросәнәгать комплексына яңа техника килде – бу алты берәмлек энергиясыешлы тракторлар һәм аларга җиһазлар.

Алынган техника оешмаларның куелган бурычларын тагын да сыйфатлырак һәм вакытында хәл итәргә һәм хезмәткәрләрен эшен җиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк.

 ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлегендә номерлы агрегатларны чагыштырып теркәлгәннән соң, әлеге техникага дәүләт теркәү билгеләре, теркәү таныклыклары һәм техник тикшерү талоннары бирелде, үзйөрешле техникага техник карау уздырылды.

Андрей Петухов – ТР Әлки муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International