Узган атна дәвамында Теләче муниципаль районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге, барлык милек рәвешләрендәге үзйөрешле машиналарның хуҗалары гаризасы буенча, үзйөрешле машиналарга һәм арбаларга күчмә тикшерүләр уздырды. Техниканы теркәү өчен, шулай ук исәптән төшерү максатында техник карау уздыру буенча номер агрегатларының исәп мәгълүматларына туры килүе тикшерелде. Шундый гамәлләр 4 берәмлек техникага карата башкарылды.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.