Чираттагы техник тикшерү, эш графигы буенча, Зеленодольск муниципаль районының Осиново авылындагы «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ базасында узды.
18 берәмлек үзйөрешле машина һәм 4 трактор тагылмасы күрсәтелде. Тәкъдим ителгән барлык машиналар да техник тикшерү үткәрүгә яхшы әзерләнгән иде, тикшерүне уңышлы үттеләр һәм техник тикшерү узу турында таныклыклар алачаклар.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.