Яңа Чишмә муниципаль районында техниканы саклауга кую

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

Яңа Чишмә муниципаль районында авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм баш белгечләре катнашында киңәшмә узды.

ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Рәис Хисмәтуллин хуҗалыклар киселешендә кыр эшләреннән арынган техниканы озак вакытлы саклауга кую барышы һәм  кышкы саклауга кую буенча ГОСТ 7751-2009 таләпләре турындагы доклад белән чыгыш ясады.

Район башлыгы Вячеслав Козлов хуҗалык җитәкчеләренә һәм авыл хуҗалыгы идарәсенең инженерлык хезмәтенә бу юнәлештәге эшне көчәйтергә кушты.

Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International