Бүген «Мамадыш ТКИ» ҖЧҖдә үзйөрешле техникага ел саен үткәрелә торган техник карау уздырылды. Машиналарның тышкы кыяфәтенә, техник торышына, теркәү документлары булу-булмавына, тракторчы-машинист таныклыкларына, дәүләт теркәү билгесенә, машиналардагы номер агрегатларының документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килү-килмәвенә, аптечка, янгын сүндергеч җайланма, аварияле тукталыш тамгасы булу-булмавына махсус игътибар бирелде.
Шулай ук юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Барлык техника да тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән иде.
Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.