Узган атнада Түбән Кама муниципаль районында «Уку үзәге 24» шәхси өстәмә һөнәри белем бирү оешмасы курсантлары «А1», «В», «С», «D», «Е» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алуга имтихан тапшырдылар.
19 кеше арасыннан имтиханның теоретик өлешен - 18 студент, практик өлешен 16 студент тапшырды.
Имтиханнарны кабул итү үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен затларны әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче мәгариф учреждениесе вәкилләре катнашында узды.
Имтиханнарны уңышлы тапшырган курсантлар тракторчы-машинист таныклыклары алачак.
Альберт Гатауллин – Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге җитәкчесе.