Апас муниципаль районының «Апас аграр көллияте» дәүләт автоном белем бирү учреждениесендә «А1» категорияле мототранспорт чараларын йөртүче» программасы буенча укуларын тәмамлаган 208 Т уку төркемендә имтиханнар узды. 15 укучы арасыннан имтиханны 11 студент уңышлы тапшырды, алар тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгын алачаклар. Кабат имтихан 7 көннән соң билгеләнде.
М.Н.Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.