Расланган график нигезендә Түбән Кама муниципаль районының Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында урнашкан «КомСервис» ҖЧҖдә үзйөрешле техникага техник карау үткәрелде.
Карауга 6 берәмлек техника күрсәтелде. Юлда «Жилищный Сервис» ҖЧҖ караган 2 берәмлек техника һәм «Камскойл» ҖЧҖ караган 2 берәмлек техника каралды.
Тикшерү барышында машиналарның техник торышына, теркәү документлары булуына, номер агрегатларының теркәү документларында күрсәтелгән белешмәләргә туры килүенә, янгын сүндерү чараларына, тышкы яктылык приборларына аерым игътибар бирелде.
Барлык техника да билгеләнгән таләпләргә туры килә иде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Альберт Гатауллин – Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге җитәкчесе.