Сарман аграр көллиятендә «BCEF» категорияле тракторчы-машинист таныклыгына кабат имтиханнар узды. Имтиханга барлыгы 29 студент кертелергә тиеш иде, шулар арасыннан сынауга 16 кеше килде.
Сынауны 9 кеше уңышлы тапшырды.
Имтихан тапшырмаган студентлар өчен кабат имтихан 7 көннән соң узачак.
Альберт Сәлахов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.