Балык Бистәсе муниципаль районының «Светофор» автомәктәбе» ҖЧҖдә имтиханнар булып узды

2022 елның 21 октябре, җомга

Махсус җиһазландырылган компьютер сыйныфында имтиханның теоретик өлеше үткәрелде.  «Светофор» автомәктәбе» ҖЧҖ базасында «А1», «В», «С» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды. Практик өлеш «Трактородром»да үткәрелде.

Имтиханнарны уңышлы тапшырганнар алдагы көннәрдә тракторчы-машинист таныклыкларын алачаклар. Кабат имтихан кимендә 7 көннән соң булачак.

Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International