«РФ субъектлары халкына социаль ярдәм күрсәтү стратегиясе – 2023» иҗтимагый күзәтүе

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

РФ Президенты В.В.Путин тарафыннан гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү аспектларына Дәүләт Советы Президиумы утырышында билгеләнгән Россия төбәкләре территорияләрендә гражданнарның иминлеге һәм тормыш сыйфаты үсешен тәэмин итү эшендә җәмәгатьчелекнең киң даирәләренә һәм дәүләт хакимиятенең федераль органнарына мәгълүмат җиткерү бурычына таянып,  «Новости России» МА һәм «Экономическая политика России» журналы (2007 елның 12 августында Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Росстат тарафыннан гамәлгә куелган, теркәү турында ПИ № ФС77-27975 таныклык) https://rusregioninform.ru/ порталында «РФ субъектлары халкына социаль ярдәм күрсәтү стратегиясе – 2023» иҗтимагый күзәтүен формалаштыралар  https://rusregioninform.ru/novosti-regionov/strategiya-soczialnoj-podderzhki-naseleniya-subektov-rf-2023-obshhestvennyj-obzor.html.

     Әлеге түләүсез мәгълүмат ресурсының максаты – мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре, торак төзелеше, азык-төлек, транспорт һәм экологик иминлек, энергетика, элемтә һәм ТКХ системалары хезмәтләренең һәркем өчен мөмкинлекле булуын һәм сыйфатын яхшырту, медицина ярдәме, сәүдә һәм эшкуарлыкка ярдәм итүне үстерү, мәдәни-спорт, фәнни-мәгариф потенциалын, Россия субъектлары халкын гражданлык, финанс, хокукый һәм социаль яклау мәсьәләләрендә хакимияткә җәмәгатьчелек ышанычын арттыруга кагылышлы төбәк һәм муниципаль органнар эшчәнлегенең нәтиҗәле юнәлешләрен күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International