Узган чәршәмбедә, эш графигы нигезендә, «Зеленодольск механика көллияте» ДАҺБУ базасында «В, С, Д, Е» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтиханнар узды.
Имтиханга 17 студент керергә тиеш иде, 12 се килде һәм сынауга кертелде. Имтиханның теоретик һәм практик өлешен 10 укучы тапшырды, алар укуга карап тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгын алачаклар.
Кабат имтиханнар нигезләмә нигезендә, беренчесен тапшырганнан соң җиде көн узгач билгеләнде.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.