Алабуга муниципаль районының «КАСТАМОНУ ИНТЕГРЕЙТЕД ВУД ИНДАСТРИ» ҖЧҖ үзйөрешле техникага техник карау уздырылды

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Ел саен үткәрелә торган техник тикшерү графигы буенча Алабуга муниципаль районының «КАСТАМОНУ ИНТЕГРЕЙТЕД ВУД ИНДАСТРИ» ҖЧҖ үзйөрешле машиналарга һәм махсус техникага техник тикшерү үткәрелде.

Әлеге оешмадан 38 берәмлек техника күрсәтелде. Техник карау барышында номер агрегатларының тәкъдим ителгән техниканың теркәү документларына туры килүе, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларының булуы, янгын сүндергечләр, медицина аптечкалары һәм авария билгеләре булуы, шулай ук ут приборларының, тормоз һәм руль системаларының төзеклеге, техник сыеклыкларның агып төшкән урыннары булу-булмавы, гамәлдәге ОСАГО полислары булуга игътибар бирелде.

Шулай ук «КАСТАМОНУ ИНТЕГРЕЙТЕД ВУД ИНДАСТРИ» ҖЧҖ хезмәткәрләре белән профилактик әңгәмә дә үткәрелде.

 Нәтиҗәләр буенча техник карау узу турында 38 таныклык бирелде.

Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International