Актаныш муниципаль районында районның машина-трактор паркындагы эшләрне оештыру буенча семинар узды

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

Актаныш муниципаль районының «Наратлы» ҖЧҖ хуҗалыгында үзара тикшерү характерындагы семинар-киңәшмә башланды.

Семинарда Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты. Машина-трактор паркларының торышына, авыл хуҗалыгы машиналарының ремонт циклын оештыруга аерым игътибар бирелде.

Хуҗалыкта терлек азыгы җыю һәм ашлык җыю техникасының бөтен паркы озак вакытлы саклауга куелган. Озак вакытка саклана торган эшләрнең вакытында башкарылуы турында билгеләп үтелде. Дефектовка ясалган һәм торгызу эшләре башланган.

Авыл хуҗалыгы машиналарына ремонт ясау буенча бурычлар турында аңлатылган. Шулай ук механизаторлар өчен уңай хезмәт шартларын тудыру буенча район буенча гомуми таләпләр дә куелган.

И.М.Хәкимов – ТР Актаныш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International