Саба муниципаль районы Саба аграр көллиятендә үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул итү

2022 елның 14 октябре, җомга

Бүген «Саба аграр көллияте» ДАҺБУ дәүләт инженер-инспекторы И.Н.Ибраһимов тарафыннан РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 12 июлендәге «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы 796 номерлы карары нигезендә «АI, В, С» категориясендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.

Имтиханнарга 10 кеше кертелде, аларның барысы да сынауларны уңышлы тапшырдылар.

Имтиханнар тапшыру урыны буенча дәүләт техник күзәтчелек органы тарафыннан тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары биреләчәк.

Ильяс Ибраһимов - ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International