Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итү

2022 елның 14 октябре, җомга

2022 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итү графигы нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Мөнир Халиков гражданнарны һәм юридик затлар вәкилләрен шәхсән кабул итте.

Кабул итү барышында «Росагролизинг» АҖ аша сатып алынган үзйөрешле машиналарны теркәү, тракторчы-машинист таныклыкларын бирү һәм алыштыру, техниканы исәптән төшерү мәсьәләләре каралды. Бирелгән сорауларга конкрет җаваплар бирелде.

Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International