ТР Питрәч муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге, үзйөрешле машиналарның һәм тагылмаларның хуҗалары мөрәҗәгате буенча, теркәү өчен үзйөрешле техниканың номерлы агрегатларга туры килү-килмәвен тикшерә.
Техниканы дәүләт теркәвенә алу техника хуҗасы мөрәҗәгать иткән урында дәүләт техник күзәтчелек органы тарафыннан башкарыла. Узган пәнҗешәмбедә, «Ак Барс Кошчылык комплексы» ҖЧҖ лизинг буенча сатып алынган 4 данә Беларусь 82.1 тракторлары тикшерелде. Соңгы елда әлеге оешма тарафыннан 8 берәмлек трактор һәм тагылма сатып алынды һәм теркәлде.
Валерий Максимов – ТР Питрәч муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.