Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегендә гражданнар кабул ителде

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Мөнир Халиков Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегендә гражданнарны шәхсән кабул итте.

Гражданнар үзйөрешле машиналарны һәм аларның арбаларын дәүләт теркәвенә алу, техниканы исәптән төшерү, тракторчы-машинист таныклыгы алу һәм агрегатны (двигательне) алмаштыру сәбәпле яңадан теркәү турында сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.

Линар Кыяметдин улы – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International