Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы буенча эш графигы нигезендә, үзйөрешле машиналарның хуҗалары гаризасы буенча номерлы агрегатларны чагыштырып, теркәү өчен күчмә тикшерү үткәрелде.
Шәхси эшкуар «Вәлиәхмәтова Г.М.» базасында лизинг нигезендә алынган яңа К-742 тракторы, шулай ук тотылган New Holland тракторы техник карауга тәкъдим ителде.
Радик Нәзиров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.