Ел саен үткәрелә торган техник тикшерү графигы буенча Алабуга муниципаль районының «АУРУС» ҖЧҖ оешмасында үзйөрешле машиналарга һәм махсус техникага техник тикшерү үткәрелде.
Әлеге оешмадан 2 берәмлек техника күрсәтелде. Техник карау барышында номер агрегатларының тәкъдим ителгән техниканың теркәү документларына туры килүе, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларының булуы, янгын сүндергечләр, медицина аптечкалары һәм авария билгеләре булуы, шулай ук ут приборларының, тормоз һәм руль системаларының төзеклеге, техник сыеклыкларның агып төшкән урыннары булу-булмавына игътибар бирелде.
Шулай ук «АУРУС» ҖЧҖ хезмәткәрләре белән юл йөрү кагыйдәләре буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
Нәтиҗәдә техник тикшерү узу турында 2 таныклык бирелде.
Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.